Тукай безнең күңелләрдә
Апрель 26, 2023
Просмотров: 18
26 апрель- Габдулла Тукайның туган көне.
Бүген 3Б башлангыч сыйныфында Габдулла Тукайның иҗатына багышланган дәрес үтте. Балалар кызыксынып, игътибар белән тыңлап утырдылар һәм актив катнаштылар.
Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучылар «Су анасы»н өйрәнеп, «Туган тел» шигырен ятлап,аның тормыш юлы белән танышалар. «Исемдә калганнар» әсәрен, «Шүрәле» поэмасын укыгач, Тукай иҗатына горурлану тагын да арта. Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган кеше юктыр. Кыска гына гомере эчендә ул безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Тукай безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне яратырга өнди. Аның әсәрләрен яратып укыйбыз.
Әйе, Габдулла Тукай иҗаты – серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул узенә чакырып тора. Аның иҗаты – мәңгелек. Шундый күренекле язучыларыбызны белергә, хөрмәтләргә, яратырга тиешбез. Онытмаска, аларның иҗаты белән горурланырга кирәк.
Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай!
Сакаев М. А., татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.